Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казан һәм Бигеш аэропортларына финалдагы өчәр исем өчен тавыш бирү башланды

Татарстанда Казан һәм Бигеш аэропортларына тавыш бирүдә яңа этап башланды һәм ул 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә финалга чыгачак өчәр исем ачыкланачак. Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасы хәбә...

Татарстанда Казан һәм Бигеш аэропортларына тавыш бирүдә яңа этап башланды һәм ул 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә финалга чыгачак өчәр исем ачыкланачак. Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасы хәбәр итә.
“Россиянең бөек исемнәре. Татарстан Республикасы” проекты буенча “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә тавыш биреп була.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында, “Татарстан Республикасы хезмәтләре” мобиль кушымтасы ярдәмендә үз тавышыңны җиткерергә була.
“Россиянең бөек исемнәре” проекты илнең халыкара аэропортларына Россиянең мәшһүр эшлеклеләре исемен бирү максатыннан булдырылды.


"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: