Казан «Яратканнар өчен иртәнге аш» бөтенроссия акциясенә кушылачак
Казан Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Яратканнар өчен иртәнге аш» бөтенроссия акциясенә кушыла. Теләге булган һәркемгә 8 мартка кадәр әниләре, әбиләре, апалары яки дус кызлары өчен иртәнге а...
Видеороликларны «Клип» бүлегендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә #РДШ #8март #ЗавтракДляЛюбимых #gastromaprussia #ГастрономичесческаяКартаРоссии хештеглары белән урнаштырырга кирәк. Иң эчтәлекле, эмоциональ һәм креатив роликлар илнең төрле төбәкләреннән шеф-поварлар тарафыннан билгеләп үтеләчәк.
Төбәкнең традицион ашамлыгын, милли колорит белән сыйны әзерләгән катнашучылар «Россиянең Гастрономия картасы» төбәк шеф-поварлары призына дәгъва итә алачак — рестораннарда шефтан мастер-класс, шефтан төбәк кухнясы төшке ашы.
Моннан тыш, алар бүләккә Россия төбәкләреннән бәйрәм ризыклары рецептлары «Страна, за стол!» китабын алачак, анда китап авторы — «Россиянең гастрономия картасы» проекты җитәкчесе Екатерина Шаповалова автографы була.
Призларны Россиянең 25 төбәгендә Владивостоктан алып Калининградка кадәр рестораннарда бирә Казанда акциядә өч ресторан катнашачак. Бу йортларның шеф-поварлары җиңүчеләр өчен исемле мастер-класслар әзерләгәннәр.
Мәктәп укучылары өчен бонус булып бала һәм ата-ана өчен кичке аш яки төшке аш булачак, дип хәбәр итә Туризм үсеше комитеты. Акцияне Россия мәктәп укучылары хәрәкәте «Россиянең гастрономия картасы» проекты белән берлектә үткәрә.
"Татар-информ"
Добавить комментарий