
Казан ипподромында Сабантуй!
Билгеле булганча, бу атнада, ягъни 21 июньдә башкалабыз Казанда Сабантуйлар гөрләячәк. Ул өч мәйданда - Мирный һәм Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкларда, шулай ук Аккош күлендә узачак. Ләкин бәйрәм чаралары инде 20 июньдә үк башлана.
17 июня 2025
Барлык казанлыларны һәм килгән кунакларны 17:00 сәгатьтә Казан ипподромы территориясендә Сабантуйга багышланган ат спорты бәйрәменә чакыралар. Кунакларны бай программа көтә: эстрадасы йолдызлары Раяз Фасыйхов, Вадим Захаров, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Салават Фәрхетдинов чыгыш ясаячак. Әлбәттә инде мавыктыргыч ат чабышлары булачак. Балалар өчен бушлай мастер-класслар узачак, шуның өчен гаилә белән килегез. Чара “Татарстанда җәй” акциясе кысаларында оештырыла. Милли костюмда яки кием-салымында берәр милли элемент белән килүчеләрнең барысы да бушлай туңдырма алачак.
Добавить комментарий