Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казан кинофестивале программасына Канн фестивалендә катнашкан казах фильмы кертелгән

Быел Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп призына премьерасы Канн халыкара кинофестивале кысаларында үткән «Ласковое безразличие мира» фильмы да дәгъва итә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мә...

Быел Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп призына премьерасы Канн халыкара кинофестивале кысаларында үткән «Ласковое безразличие мира» фильмы да дәгъва итә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

Фильмны аның режиссеры Адилхан Ержанов белән куючы оператор Айдар Шәрипов тәкъдим итүе мөмкин. Айдар Шәрипов «Татар-информ» хәбәрчесенә фильмны бик шатланып тәкъдим итәчәген әйтте.

«Ласковое безразличие мира» фильмының куючы операторы - Казан егете Айдар Шәрипов. Бу аның тулы метражлы дебют фильмы. Канн кинофестивалендә булып Казанга кайткан Айдар Шәриповны журналистлардан беренче булып «Татар-информ» котлады. Айдар Шәриповның «Интертат» электрон газетасында интервьюсы кинематографистлар арасында шау-шу тудырды.
71нче халыкара Канн фестивале 2018 елның 8 – 19 маенда үтте. Казахстан режиссеры Адилхан Ержановның «Ласковое безразличие мира» фильмы фестивальнең «Особый взгляд» программасында катнашты.


Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсына Рамил Фазлыев белән Әмир Галиәскаровның - «Мулла» фильмы, Вера Глаголеваның “Не чужие” фильмнары кертелгән.
Фестивальнең ачылу тантанасы традиция буенча, “Пирамида” залында була. Ябылу тантанасы “Эрмитаж” концерт-холлында үтәчәк. Төп программа фильмнары “Ривьера” күңел ачу комплексында күрсәтеләчәк. Фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова “Родина” кинотеатрыннан “Ривьера” комплексына күчүне уңайлылык белән аңлатты. Биредә бер үк урында фильмнар күрсәтү һәм кунаклар яшәтү мөмкинлеге бар.
 
 
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: