Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казан Кремлендә Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә үткәрергә киңәш иттеләр

Казан Кремлендә республикада коронавирус инфекциясе таралу аркасында Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә үткәрергә киңәш иттеләр. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип бел...

Казан Кремлендә республикада коронавирус инфекциясе таралу аркасында Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә үткәрергә киңәш иттеләр. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.
«Яңа ел – ул чыннан да гаилә бәйрәме. Аны гаилә, якыннарың белән бергәләп каршы алудан да яхшысы юк. Covid-19 сынавын узган, якын кешеләре коронавирус белән авырган, шушы чир аркасында туганын югалткан кешеләр моның шулай икәнен барысыннан да әйбәтрәк беләдер, мөгаен. Шуңа күрә быел Яңа елны өйдә үткәрүең хәерле», - дип искәртте Галимова.
«Татар-информ» агентлыгы Яңа ел төнендә республика кафелары һәм рестораннары өчен ташламалар каралмавы хакында хәбәр иткән иде. Җәмәгать туклануы биналарының ишеге төн уртасыннан иртәнге 6га кадәр ябык булачак.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: