Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казан метросының икенче линиясендәге беренче станцияләр 2023 елда ачылачак

Казан метросының икенче линиясендәге беренче участок 2023 елда эшли башлар дип көтелә. Шәһәр мэриясенең документлар җыентыгында шул хактагы мәгълүмат урнаштырылган.«Казан метрополитенының икенче линия...

Казан метросының икенче линиясендәге беренче участок 2023 елда эшли башлар дип көтелә. Шәһәр мэриясенең документлар җыентыгында шул хактагы мәгълүмат урнаштырылган.
«Казан метрополитенының икенче линиясендәге беренче участокны төзү һәм файдалануга тапшыруның якынча срогы – 2023 ел», - диелә документта.
Метроның икенче линиясендәге беренче участокның озынлыгы 4,7 километрдан артык тәшкил итә. Әлеге участок өч тоннельдән, тоннель янындагы корылмалардан һәм дүрт станциядән («Юлиус Фучик урамы», «10нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы», «Академик Сахаров урамы») торачак.
«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Казанның яңа генераль планы проекты метроның 26 яңа станциясен төзүне күздә тота. Станцияләр шул исәптән Арча зираты янында, Себер трактында һәм Казан-1 тимер юл вокзалы тирәсендә сафка басарга тиеш.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: