Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казан метросы көчәйтелгән куркынычсызлык режимына күчә

Казанда җир асты транспортына өстәмә полиция хезмәткәрләре җәлеп ителгән.Санкт-Петербургта булган фаҗигадән соң Казан метросы көчәйтелгән куркынычсызлык режимында эшли башлады. Станциягә өстәмә хокук...

Казанда җир асты транспортына өстәмә полиция хезмәткәрләре җәлеп ителгән.


"Хәзерге вакытта республиканың барлык хокук саклау органнары катнашында (полиция, федераль куркынычсызлык хезмәте) киңәшмә бара. Анда шулай ук куркынычсызлык буенча урынбасарым да керде. Куркынычсызлык чараларын көчәйтү турында карарлар кабул итәбез . Хәзерге вакытта инде көчәйтү башланды. Без өстәмә кешеләр, өстәмә полиция хезмәткәрләрен чыгарабыз. Пассажирны шартлаткыч матдәләр буенча йөз процент тикшерергә тырышачакбыз", – дип сөйләде "Татар-информ"га "Метроэлектротранс" оешмасы генераль директоры Әсфән Галәвов.
Метроның күпме вакыт «камаулы режимда» булуы әлегә билгесез. Бу сораулар, Казан метрополитенының өстәмә иминлеге мәсьәләсе кебек үк, хокук саклау органнары белән берлектә хәл ителә.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: