Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

“Казан” милли-мәдәни үзәгенең музей коллекцияләре кайда урнаштырылачагы билгеле

“Казан” милли-мәдәни үзәгендәге музей коллекцияләренең бер өлеше Казан Кремле музейларына күчереләчәк. Шаляпин исеме белән бәйле өлеше Горький һәм Шаляпин музеенда файдаланылырга мөмкин. Бу хакта бүге...

“Казан” милли-мәдәни үзәгендәге музей коллекцияләренең бер өлеше Казан Кремле музейларына күчереләчәк. Шаляпин исеме белән бәйле өлеше Горький һәм Шаляпин музеенда файдаланылырга мөмкин. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашу вакытында Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте.
Әлеге үзгәрешләр "Казан" милли-мәдәни үзәге урнашкан бинаның Татарстан Милли китапханәсенә бирелүенә бәйле. Бина китапханә өчен яраклаштырылачак.
“Казан Кремлендәге биналарның күпчелеге музей булып хезмәт итәчәк. Без хәзер Казан Кремле музейлары концепциясен эшлибез”, - диде ул. Мәдәният министры әлеге концепция буенча журналистлардан тәкъдимнәр көтүен җиткерде.

Мәдәният министры музей коллекцияләренең бүлгәләнүе юридик яктан тыелуын һәм бу законнарның бозылмаячагын билгеләп үтте. “Музей коллекцияләре сакланачак”, - диде министр.


"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: