Казан нәфис гимнастика буенча халыкара турнир кабул итәчәк
15-нче июньдә Казанда нәфис гимнастика буенча Yoldiz Cup халыкара турниры старт ала. Призлы урыннар өчен Россия шәһәрләреннән, Франция, АКШ, Сербия, Әрмәнстан һәм башкалардан 300-дән артык спортчы көр...
Татарстанны республика җыелма командасының төп составы тәкъдим итәчәк. Гимнасткалар бу ел Россия чемпионатының ике тапкыр бронза призерлары булып тора.
Ярышларның баш судьясы - Динара Сафина, Бөтенроссия судьялар коллегиясе әгъзасы, Татарстан җыелма командасының баш тренеры, халыкара категория хөкемдары.
Ачылу тантанасы 16-нчы июньдә 13:00 сәгатьтә Сыртланова урамы, 6 адресы буенча Гимнастика үзәгендә узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
KZN.RU
Добавить комментарий