Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казан пассажир йөртүчеләре, QR-код күрсәтмичә, автобусларны тоткарлаучылар белән судлашачак

"Татар-информ" МА мәгълүмат итүе буенча, Казан пассажир йөртүчеләр ассоциациясе QR-код күрсәтүдән баш тарткан пассажирлар аркасында автобуслар туктап торырга мәҗбүр булган очраклар буенча судка, гаепл...

"Татар-информ" МА мәгълүмат итүе буенча, Казан пассажир йөртүчеләр ассоциациясе QR-код күрсәтүдән баш тарткан пассажирлар аркасында автобуслар туктап торырга мәҗбүр булган очраклар буенча судка, гаепле пассажирлар зыянны капласын дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итергә ниятъли.
22 ноябрьдә сигез автобусларның туктап тору гомуми вакыты тугыз сәгатьтә артык булды.
23 ноябрь көнне 33 нче маршрутта автобус туктап торырга мәҗбүр була. Пассажирларның берсе аның QR-коды булмавын һәм салоннан чыгудан баш тартуын белдерде. Урынга полиция хезмәткәрләрен чакырдылар, калган пассажирлар киләсе автобусны көтеп торырга мәҗбүр булды.
Полиция хезмәткәрләре килгәч, ир аларга QR-кодын күрсәтте, ни өчен кондукторга кодны күрсәтмәгән дигән сорауга - "Мин моны эшләргә тиеш түгел" -, дигән җавап кайтарды. Автобус өч сәгать туктап торды.
ТР АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сүзләренә караганда, 22 ноябрьдә пассажирлар агымы 30% ка кимегән, икенче көнне бу статистика тагын 5% ка кимегән.
Казанның транспорт комитеты мәгълүматларына караганда, дүшәмбе көнне QR-кодсыз 2,8 мең кеше җәмәгать транспортына кертелмәгән – бу гомуми пассажир агымының 0,57% ы. Атна башыннан алып ике көн эчендә җәмәгать транспортының туктап торуы 19 сәгатькә якын тәшкил иткән.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: