Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казан проектлары 116,5 млн сумнан артык РФ Президенты грантлары алды

Президент грантлары фонды 2018 елда социаль әһәмияткә ия проектлар бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарды. Бәйгедә Татарстанның 58 проекты, шул исәптән Казанның иҗтимагый оешмалары тәкъдим иткән 32 проект, җиңде...

Президент грантлары фонды 2018 елда социаль әһәмияткә ия проектлар бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарды. Бәйгедә Татарстанның 58 проекты, шул исәптән Казанның иҗтимагый оешмалары тәкъдим иткән 32 проект, җиңде. Казан проектларына бүленгән грантларның гомуми суммасы 116 млн 517 мең 463 сум тәшкил итә.
Иң эре суммаларны 2016 елдан Казан Мэриясе тарафыннан “Игелекле Казан” эгидасы астында гамәлгә ашырыла торган проектлар алды – “Игелекле дулкын” Бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестивале һәм “Ярдәм” үзәге нигезендә күрү буенча инвалидларны реабилитацияләү проекты.
“Игелекле дулкын” фестивале Казан Башкарма комитеты һәм Игорь Крутойның Популяр музыка академиясенең уртак проекты булып тора. Фестиваль – сәламәт балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларның уртак иҗат мәйданчыгы. Быел фестиваль грант акчаларына үзенең географиясен киңәйтәчәк: сайлау этаплары Россиянең 9 шәһәрендә узачак, фестиваль “Балалар Яңа дулкыны” һәм “Балалар Евровидениесы” кебек халыкара проектларда тәкъдим ителәчәк. Фестивальнең гала-концерты Казанда 2018 ел азагында үтәчәк.
“Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды тәкъдим иткән “Йөрәк белән күрергә һәм ишетергә” (“Видеть и слышать сердцем”) проектына да грант бирелде. Проект начар күрүче кешеләрдән яисә күрү буенча инвалидлардан торган 5 төркемне (225 кеше) комплекслы реабилитацияләүгә юнәлдерелгән. Проект кысаларында аларны Брайль системасы буенча укырга һәм язарга өйрәтәчәкләр, инвалидлар өчен медицина реабилитациясе, социаль һәм мәдәни программалар каралган.
Президент грантлары фонды ярдәмен башка проектлар да алды. Мәсәлән, “Умиление” аналыкны һәм балачакны яклау үзәгенең “Бишек” социаль йорты һәм “Смена” заманча мәдәният үзәгенең дебют документаль фильмнар фестивале.
Грант алучылар арасында – “Игелекле Казан” проектының даими партнерлары: Анжела Вавилова ис.фонд оештырган хоспис, “Ак Барс Созидание” фондының балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен белем бирү программасы, “Трамплин” фондының интеллект үсеше бозылган балаларны иҗат аша укыту программасы.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: