Казан Сабан туе якынлаша
Милли бәйрәм - Сабан туе Казанда бу шимбә - 15 июльдә - ике мәйданда билгеләп үтелә. Бәйрәм программасы иртәнге 10.00 сәгатьтә - Каенлыкта, кичен 17.00 сәгатьтә Казан ипподромында башлана, дип хәбәр и...
Халыкара “Казан” ат-спорт комплексында ат чабышлары уздырылачак. Башкала халкы һәм кунаклар уңайлы комплекста - ачык трибуналардан чабышларны күзәтә алачак.
Ипподром бинасында - рестораннар, ипподром алды мәйданнарында - җәйге кафе, сувенир һәм кулинария рәтләре эшләячәк. Трибуна комплексында Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.
Шулай ук биредә татар эстрадасы йолдызлары катнашында зур концерт була. Бәйрәм Сабан туе хөрмәтенә зур салют белән төгәлләнә, дип җиткерә оештыручылар.
“Татар-информ”
Добавить комментарий