
Казан Сабантуе 66,7 миллион сумга төшәчәк!
Татарстан авылларында быел милли бәйрәмебез Сабантуйлар 7 һәм 8 июнь көннәрендә узачак. Чаллы шәһәре халкы 14 июнь, казанлылар исә 21 июнь көнне бәйрәм итәчәк. Казанда милли бәйрәмебез өч урында: Мирный бистәсенең каенлыгында, Дәрвишләр бистәсенең торак массивында һәм Аккош урман паркында узачак.
27 мая 2025
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев хәбәр итте. Казан Сабантуйларының бюджеты – 66,7 миллион сум.
Соңгы елларда бу бәйрәмгә миллилек өстәргә тырышалар. Быел да кунакларны милли киемнән килергә өндәячәкләр. Узган елгы Сабантуйлар моның нинди күңелле булуын раслаган инде.
-Авылларда да хәзер традицияләр бик сакланмый,- диде Васил Шәйхразыев. – Мисал өчен су ташыганда пластмасс чиләкләр кулланалар. Бу бит мәзәк! Безнең әбиләр беркайчан андый чиләк кулланмаган. Шуның өчен мөмкин кадәр элеккеге гадәтләрне сакласак иде.
Дуслар, ә сезнең якларда Сабантуйга әзерлек башландымы әле?
Добавить комментарий