Казан шәһәр яны поездлары җәйге җәдвәлгә күчә
Казан электричкалары җәйге эш чорына күчә. Пассажирларның саны күп булу сәбәпле, яңа поездлар өстәләчәк, шулай ук кайбер электричкаларның графигы һәм маршруты үзгәрәчәк.Шулай итеп, пассажирлар агымы а...
Шулай итеп, пассажирлар агымы арту һәм җәйге эш режимына күчү аркасында түбәндәге электричкалар билгеләнә:
- 16-нчы апрельдән 10-нчы октябрьгә кадәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 6383-нче номерлы Казан – Йошкар-Ола поезды (14.20 сәгатьтә кузгала, 17.45 сәгатьтә килеп җитә);
- 17-нче апрельдән 11-нче октябрьгә кадәр шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә 6382-нче номерлы Йошкар-Ола – Казан поезды (7.46 сәгатьтә кузгала, 11.05 сәгатьтә килеп җитә);
- 30-нчы апрельдән 30-нчы сентябрьгә кадәр дүшәмбедән җомга көнгә кадәр 6001-нче номерлы Казан –Зөя поезды (8.10 сәгатьтә кузгала, 9.23 сәгатьтә килеп җитә);
- 1-нче майдан 26-нчы сентябрьгә кадәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 6001-нче номерлы Казан – Төрләмә поезды (8.10 сәгатьтә кузгала, 9.50 сәгатьтә килеп җитә);
- 30-нчы апрельдән 30-нче сентябрьгә кадәр дүшәмбедән җомга көнгә кадәр 6476-нчы номерлы Зөя – Арча поезды (11.02 сәгатьтә кузгала, 13.33 сәгатьтә килеп җитә);
- 30-нчы апрельдән 30-нчы сентябрьгә кадәр көн саен йөри торган 6437-нче номерлы Арча – Казан поезды (16.18 сәгатьтә китү, 18.05 сәгатьтә килү) ;
- 30-нчы апрельдән 30-нчы сентябрьгә кадәр 6432-нче номерлы Казан – Арча поезды(11.04 сәгатьтә кузгала, 12.56 сәгатьтә килеп җитә).
Моннан тыш, 6437-нче номерлы Арча – Казан шәһәр яны поезды кертелү сәбәпле, 30-нчы апрельдән 6427-нче номерлы Сосновка – Казан шәһәр яны поезды җәдвәле үзгәрәчәк. Поезд 13.45 сәгатьтә кузгалачак, 17.25 сәгатьтә килеп җитәчәк, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Кайбер шәһәр яны поездларының маршрутлары дәвам итә:
- 15-нче апрельдән 15-нче октябрьгә кадәр 6479-нчы номерлы Бирюли – Краснозаринск поезды Волжск станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк (18.09 сәгатьтә кузгала, 20.22 сәгатьтә килеп җитә);
- 30-нчы апрельдән 30-нчы сентябрьгә кадәр 6420-нче номерлы Казан – Кукмара поезды Нократ Аланы станциясенә кадәр барачак (6.00 сәгатьтә кузгала, 9.10 сәгатьтә килеп җитә);
- 30-нчы апрельдән 30-нчы сентябрьгә кадәр 6425-нче номерлы Кукмара – Казан поезды Нократ Аланы станциясеннән хәрәкәт итәчәк (юллама).
- 11.53 сәгатьтә кузгала, 15.20 сәгатьтә килеп җитә.
KZN.RU
Добавить комментарий