Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Казан социаль-көнкүреш музеенда яңа ел күргәзмәсе ачыла

Бүген Казан социаль-көнкүреш музеенда «Яңа ел белән, иптәшләр!» күргәзмәсе ачыла. Экспозиция бу бәйрәмне СССРда 60-70 нче елларда ничек билгеләп үтүләре турында сөйли.Күргәзмәдә яңа ел уенчыклары, чыр...

Бүген Казан социаль-көнкүреш музеенда «Яңа ел белән, иптәшләр!» күргәзмәсе ачыла. Экспозиция бу бәйрәмне СССРда 60-70 нче елларда ничек билгеләп үтүләре турында сөйли.
Күргәзмәдә яңа ел уенчыклары, чыршылар, газета, журналлар, винил пластинкалар тәкъдим ителгән. Телевизион экранда «Утренняя почта», «Будильник», «Песня года», «Новогодний огонек» һәм башкалар трансляцияләнәчәк. Теләүчеләр яңа ел костюмнарын, карнавал битлекләрен киеп карый, яңа ел җырларын башкара һәм викторинада катнаша алачак. Күргәзмә 2021 елның 15-нче гыйнварына кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр Казан социаль көнкүреш музеенда.
KZN.RU
 

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: