Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Россия беренчелегендә катнашучылар 200 сум акча түләргә тиеш 

15-17 март көннәрендә Казанда яшьләр арасында Россия беренчелеге узачак. Үткәрү урыны бераз сәеррәк, әлбәттә.15-16 һәм 17-18 яшьлек егетләр көрәш буенча Россия беренчелегендә катнашу өчен Казанның Спо...

15-17 март көннәрендә Казанда яшьләр арасында Россия беренчелеге узачак. Үткәрү урыны бераз сәеррәк, әлбәттә.

15-16 һәм 17-18 яшьлек егетләр көрәш буенча Россия беренчелегендә катнашу өчен Казанның Спортның ишү төрләре үзәгенә (Центр гребных видов спорта) җыелачак. Әлеге объектта көрәш ярышларының узганы юк иде әле. Нигә, әйтик, беренчелекне үткәрү өчен башкаланың көрәш мәркәзе - “Ак Барс” Көрәш сарае сайланмаган – анысы билгеле түгел.
15-16 яшьлек егетләр арасындагы Россия беренчелеге тугыз үлчәү авырлыгында узачак: 45 кг., 50 кг., 55 кг., 60 кг., 65 кг., 70 кг., 75 кг., 80 кг. һәм 100 кг.га кадәр авырлык категорияләрендә. Әлеге ярышларда Татарстан данын “Сабантуй” журналы призларына узган ярышларның җиңүчеләре яклаячак.
17-18 яшьлекләр арасында исә республика данын “Татарстан яшьләре” газетасы призларына үткән бәйгенең җиңүчеләре яклар дип көтелә. Биредә авырлык үлчәүләре 55 кг.нан башлана, шулай ук 100 кг.га кадәр категория белән тәмамлана.
Шунысы да бар, ярышларда катнашу өчен һәр көрәшчедән 200әр сум кертем сорала.
Тагын укырга: Равил Хәйруллин: Россия беренчелегенә лаеклы егетләр барачак!

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: