Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казан тимер юл вокзалында 255 сайлаучы тавыш биргән

Бүген Казанның тимер юл вокзалында оештырылган сайлау участогында Россия Президенты өчен 15.00 сәгатькә 255 кеше үз тавышын биргән. 53нче участок комиссиясе сәркатибе Ольга Урывская хәбәр иткәнчә, бүг...

Бүген Казанның тимер юл вокзалында оештырылган сайлау участогында Россия Президенты өчен 15.00 сәгатькә 255 кеше үз тавышын биргән. 53нче участок комиссиясе сәркатибе Ольга Урывская хәбәр иткәнчә, бүген “Казан” станциясе аша 12 поезд үтәчәк. Шуңа күрә бу участокта тавыш бирәчәк транзит пассажирлар күп. Алар арасында Мәскәүгә, Яңа Уренгой, Санкт-Петербург, Кисловодск, Адлер һәм Чаллыга юл тотканнар бар. Вокзал хезмәткәрләре дә бердә сайлый ала.


“Бездә поезд расписаниеләре бар, тавыш бирәчәк транзит пассажирларны каршы алабыз”, - дип аңлатты комиссия рәисе Валентина Фокеева.


Моннан тыш, сайлау участогында 12 марттан соң яшәү урыны буенча махсус гариза тутырган 47 сайлаучы тавыш бирәчәк. Алар арасында “Рубин” белән “Спартак” уенын карарга килгән футбол җанатарлары бар, дип өстәде комиссия рәисе.


"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: