Казан әлеге премиягә вакыйгалы туризмны үстерү буенча, шулай ук шәһәрнең мәдәни-тарихи брендын актив алга алып барганы өчен өстәмә бүләкләргә дә лаек булды.
FIJET премиясе (Federation Internationale des Journalistes et Ecrivains du Tourisme – туризм турында язучы журналистларның халыкара федерациясе) 1970 елда Франция, Бельгия һәм Италия журналистлары тарафыннан булдырылган. Мәгънәсе һәм дәрәҗәсе буенча аны кинематографистларның “Оскар”ы белән чагыштырып була.
Тантаналы бүләкләү чарасында шәһәр мэры Илсур Метшин башкалада тормышка ашырылачак яңа проектны анонслады. Ул танылган Россия язучысы Илдар Әбүзәров идеясе икән. “Ул Казан мэриясенә инде күп кенә чит илләрдә кулланылучы, әмма Россиядә әле гамәлдә булмаган тәкъдим җиткерде. Сүз төрле ил һәм шәһәр язучыларына бер-ике айга фатир биреп, билгеле бер грантлар билгеләп, төп герое Казан булган әсәрләр язу турында бара”, дип сөйләде шәһәр башлыгы.
“Без зур сөенеч белән әлеге проектны тормышка ашырачакбыз”, - дип ышандырды мэр.
"Татар-информ"
Фото: Александр Эшкинин
Тантаналы бүләкләү чарасында шәһәр мэры Илсур Метшин башкалада тормышка ашырылачак яңа проектны анонслады.
Добавить комментарий