Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казан хакимияте мәктәп һәм бакчаларда чыгыш ясый ала торган театрлар исемлеген раслады

Казан хакимиятендә шәһәр мәктәпләре һәм балалар бакчаларында чыгыш ясау хокукы булган театрлар һәм оешмаларны билгеләделәр. Шәһәр Башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең боерыгы Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының яңа чыгарылышында дөнья күргән.

«Казан шәһәренең муниципаль белем бирү учреждениеләрендә театральләштерелгән һәм башка төрле мәдәни-агарту эшчәнлеге алып баручы оешмалар реестрын расларга», - диелә документта.

Кушымтада барлыгы 45 оешма күрсәтелгән, аларның кайберләре театр һәм агарту эшчәнлеге (театраль дәрес-спектакльләр, «Тере тропик күбәләкләр» музей дәресе, «Сыйныф сәгате» иҗат остаханәсе һ.б.) белән бары тик мәктәпләрдә генә чыгыш ясый ала.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-xakimiyate-maktap-ham-bakcalarda-cygys-yasyi-ala-torgan-teatrlar-isemlegen-raslady-5874509

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: