Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казан халкына өстәмә белем бирүгә 28 миллион сум акча бүлеп бирелгән

Казан халкына өстәмә профессиональ белем бирүгә Татарстан бюджетыннан 28 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Казан Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.2017 ел башыннан 1336 кеше яңа бел...

Казан халкына өстәмә профессиональ белем бирүгә Татарстан бюджетыннан 28 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Казан Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
2017 ел башыннан 1336 кеше яңа белгечлек алган. Моннан тыш, 1083 кеше 49 хезмәт ярминкәсе ярдәмендә эшкә юллама алган. Аларда 300ләп кадрлар бүлеге хезмәткәре катнашкан.
Республика бюджетыннан 16 миллион сумлап акча инвестия проектлары буенча бүленгән. Ул модернизацияләнүче 12 оешмага төрле программа һәм һөнәрләр алу буенча 1400ләп хезмәткәр укытуга тотыла.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: