Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казан халык һөнәрчелеге техникумы базасында Ресурс үзәге ачылырга мөмкин

Казан халык һөнәрчелеге техникумы базасында Ресурс үзәге төзелергә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның техникумга визиты вакытында билгеле булды. Президент техникумдагы ос...

Казан халык һөнәрчелеге техникумы базасында Ресурс үзәге төзелергә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның техникумга визиты вакытында билгеле булды. Президент техникумдагы остаханәләрне карады, остазлар һәм студентлар белән аралашты, Краснодарда узган WorldSkills милли чемпионат лауреаты Фәннур Вәлиуллин белән дә танышты.
Рөстәм Миңнехановны техникумга килүе бер яктан WorldSkills милли чемпионатына әзерлек белән бәйле булса, икенче яктан директор Раушания Сәүбәнова Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышындагы чыгышында Президентны техникумга чакырган иде.
Президент техинкумның Керамика, Агач уеп ясау, Күн мозаика, Тегү, Чигү, Ювелир остаханәләрен карап чыкты, Рәсем, дизайн кабинетларында, музейда булды. Рөстәм Миңнехановны техникумда Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Сергей Иванов һәм башкалар озатып йөрде.
Рөстәм Миңнехановны техникум остаханәләре белән директор Раушания Сәүбәнова һәм укытучылар, остазлар таныштырды. Президент җитәкчелеккә коммерция ягына басым ясарга һәм туристлар өчен кирәкле продукция әзерләргә тәкъдим итте.
“Безнең беренчел максатыбыз WorldSkills милли чемпионатында яхшы нәтиҗәләргә ирешүебез һәм бу юнәлештә шактый эш башкарыла. Без ювелирлык белән бәйле ике компетенция буенча катнашачакбыз. Техникумның асыл максаты – халык һөнәрчелеген буыннан-буынга тапшыру. Президент безнең алга туристлык индустриясенә игътибарлырак булып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү бурычын куйды. Алдыбызда остаханәләрне заманча җиһазлау бурычы тора. Безнең техникум базасында Ресурс үзәге булачак - бу хакта сүз булды, - диде соңыннан Раушания Сәүбәнова журналистларга, әлеге очрашуга нәтиҗә ясап. – Дәүләт заказлары күбрәк булса, остаханәләр өчен мәйданнарыбыз артса, безнең потенциалыбыз зур”.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: