Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда 17 май көнне транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә

Чикләү Россия футбол чемпионатына тест матчы һәм FIFA Конфедерацияләр Кубогына әзерлек сәбәпле кертелә.Казанда 17 май көнне 17.30-23.30 сәгатьләрдә Россия футбол чемпионатына тест матчы һәм FIFA Конфе...

Чикләү Россия футбол чемпионатына тест матчы һәм FIFA Конфедерацияләр Кубогына әзерлек сәбәпле кертелә.


Хәрәкәт өченче транспорт дамбасында, шулай ук "Казан Арена" янында урнашкан Арбузов, Ямашев, Гаврилов, Сигбат Хәким һәм Чистай урамнарында чикләнә.
Барлык шәһәр транспорты гадәти режимда эшләячәк. Әмма"Адоратский" тукталышыннан "Ветеринария институты”на кадәр җирдә аларның хәрәкәте тукталышсыз булачак. Шулай ук троллейбус хәрәкәте чикләнә.
Тамашачыларның транспорт чараларын кую өчен 10 урын каралган: "Олимп" спорт комплексы (Чистай урамы,65); "Татнефть Арена" янындагы паркинг (Сибгат Хәким урамы,23); "Леруа Мерлен" гипермаркеты Фатыйх Әмирхан проспекты,3); "Ак Барс" көрәш сарае, (Фатыйх Әмирхан проспекты,1); "Парк Хаус" сәүдә үзәге (Хөсәен Ямашев проспекты,46); "Тандем" сәүдә үзәге (Ибраһимов проспекты,56); "METRO Cash &Carry" сәүдә үзәге (Мулланур Ваһитов урамы,4);, "Южный" сәүдә-күңел ачу үзәге (Җиңү проспекты,91); "Мега" сәүдә үзәге (Җиңү проспекты.141); "Казан Ривьерасы" (Фатыйх Әмирхан проспекты, 1а).
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: