Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Казанда 20 дән артык дизайнер мөселман киеме коллекциясен тәкъдим итәчәк

3-7-нче июньдә «Казан ярминкәсе» территориясендә «Ислам нуры – Луч ислама» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе узачак. Программада – лекцияләр, мастер-класслар һәм мөселман киемнәрен күрсәтү.Күргәзмә үзендә...

3-7-нче июньдә «Казан ярминкәсе» территориясендә «Ислам нуры – Луч ислама» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе узачак. Программада – лекцияләр, мастер-класслар һәм мөселман киемнәрен күрсәтү.
Күргәзмә үзендә берничә экспозицияне берләштерәчәк: рухи-агарту юнәлеше, «Мөселман модасы», «Хәләл» стандартлары буенча продукция, «Осталар шәһәре» декоратив-гамәли иҗаты һәм халык кәсепләре, «Шәрык кылычы» сугыш һәм салкын корал. Мөселман киемен күрсәтү өчен коллекцияләрен Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ульяновск шәһәрләреннән 20-дән артык дизайнер тәкъдим итәчәк.
Моннан тыш, чара кысаларында конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр, танып-белү очрашулары, иҗади мастер-класслар, салкын корал белән сугыш сәнгатенә ия осталарның чыгышлары, мөселман гастрономия фестивале дә узачак. Теләге булганнар шулай ук хәрби сәнгать һәм татар кылычы белән эш итү буенча мастер-класста катнаша ала.
Күргәзмә 3-нче июньнән 6-нчы июньгә кадәр 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр һәм 7-нче июнь 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Тулырак программа белән танышырга һәм катнашу өчен теркәлергә түбәндәге сылтама буенча мөмкин.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: