Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда «Әкият-LAB» курчак театры лабораториясе башланды

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Әкият-LAB» курчак театры лабораториясе башланды.«Театр лаборатория кысаларында өч спектакльнең эскизы әзерләнәчәк», дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.Театр...

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Әкият-LAB» курчак театры лабораториясе башланды.
«Театр лаборатория кысаларында өч спектакльнең эскизы әзерләнәчәк», дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев әйтүенчә, лабораторияләр труппага тренинг булып тора. Лаборатория аша театрның репертуарын яңартырга мөмкин.
Эскизларны режиссёрлар Анна Брашинская, Светлана Озерская һәм Иван Пачин ясый. Рәссамнар — Екатерина Спиридонова, Ксения Шачнева.
«Әкият-LAB» театр лабораторисе 22 гыйнварга кадәр дәвам итә. Эскизлар тамашачыга шул ук көнне күрсәтеләчәк.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: