Казанда бер гасырдан артык элек булган температура рекорды яңартылды
Кичә, 18 майда, Татарстан башкаласында 103 ел элек булган температура рекорды яңартылды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
19 май 2026
«Казан» метеостанциясендә термометр баганалары +30,0 градуска, «Казан-Аэропорт» метеостанциясендә +30,1 градуска, ә «Казан – Сокол» метеостанциясендә +30,3 градуска кадәр күтәрелде.
18 майда ТР башкаласында һава температурасының алдагы абсолют максимумы 1923 елда «Казан-Университет» метеостанциясендә теркәлгән – ул +29,8 градус тәшкил иткән.
Бу инде май башыннан Казанда теркәлгән икенче температура рекорды. Беренчесе 8 майда куелган иде.
Добавить комментарий