Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының беренче Президиум утырышы башланды
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының беренче Президиум утырышы башланып китте.Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә чыгарылган. Беренче мәсьәлә буларак, Милли Ш...
Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә чыгарылган. Беренче мәсьәлә буларак, Милли Шура Президумы Рәисе Васил Шәйхразиев "Бөтендөнья татар конгрессы" иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең яңа структурасы белн таныштырып узды. Милли шурага 75 кеше сайланып, 15 кешелек Президиум билгеләнүен әйтте. Бөтендөнья татар конгрессының 25 ел уңышлы гына эшләп килүен ассызыклады. Васил Шәйхразиев үз чыгышында үзенең Үзбәкстанда, Казахстанда, Алтайда, Иркутскида, Сахалинда, Удмуртиядә, Самарада булып, милләттәшләребез белән очрашуын һәм өлкә җитәкчеләре белән аралашуын искәртте. "Казан шәһәре һәр татар кешесенең туган ягына әверелсен иде", дип теләген белдерде Васил Шәйхразиев.
Көн тәртибенең икенче мәсьәләсе буларак, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының III квартал буенча эшчәнлеге һәм IV кварталга эш планнары буенча хисап тотты.
Алга таба Россия төбәкләрендәге иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Хөуүмәтенең грантлары турында һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумына әзерлек буенча сүз булачак.
"Татар-информ"
Добавить комментарий