Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Чемпионат кунакларына 1001 ләззәт вәгъдә итәләр

“Татарстанга сәфәр. 1001 һәм тагын бер ләззәт” стенды бүген Футбол буенча Дөнья чемпионатының Казан шәһәре матбугат үзәгендә тәкъдим ителде. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты кунакларга респу...

“Татарстанга сәфәр. 1001 һәм тагын бер ләззәт” стенды бүген Футбол буенча Дөнья чемпионатының Казан шәһәре матбугат үзәгендә тәкъдим ителде. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты кунакларга республиканың туристик потенциалын тулысынча күрсәтергә ниятли.
IT-парк мәйданында Татарстан китап нәшрияты продукциясе экспозициясен урнаштырган.
Көннең икенче яртысында футбол буенча Дөнья чемпионаты шәһәр матбугат үзәге эше белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин танышты.
Кичке якта Казанга футбол мундиален яктыртырга килгән чит илләр һәм шәһәрләрнең вакытлы матбугат чаралары вәкилләренә башкаланың тарихи өлешен карарга тәкъдим итәчәкләр. Экскурсия барышында кунаклар Иске Татар бистәсендә дә булачак.
 
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: