Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Пастернак иҗаты белән якыннан таныштырдылар

Чистайдагы Борис Пастернак музее бүген дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә - IT-паркта журналистларны Пастернак иҗаты мохитенә алып керде. Пастернак музее Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм...

Чистайдагы Борис Пастернак музее бүген дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә - IT-паркта журналистларны Пастернак иҗаты мохитенә алып керде.


"Борис Пастернак иҗаты киң таралган. Ул Нобель премиясе лауреаты, бик күп шигырьләр авторы. Бик катлаулы язмыш кичергән шәхес. Пастернак Чистайда ике елга якын вакыт яшәгән. Ул эвакуациядә булган, Бөек Ватан сугышы башлангач, бик күп язучылар Чистайга җибәрелгән. Чистай бик күп язучылар өчен кунакчыл утрауга әверелгән. Борис Пастернак балачакта алган имгәнүләре аркасында фронтка бармый кала. Чистайга 1941 елның 18 октябрендә соңгы эшелон белән килә. Ул йортта урнаша, бер бүлмәле фатир салдыра", - дип сөйләде Елена Лыхина.

Аның әйтүенчә, Борис Пастернак гаиләсе дә Чистайга күченгән була, тик Пастернак аерым яшәргә мәҗбүр була. Ни өчен дигәндә, алар кечкенә бүлмәдә бергә яши алмыйлар, чөнки Пастернакка Шекспир тәрҗемәсен эшләргә кирәк була. Аңа дәүләт заказы бирелгән була. "Пастернак, шулай ук, "Ромео һәм Джульетта" трагедиясе, "Антоний и Клеопатра”, “Доктор Живаго” романнары буенча эшли. Чистайдан киткәндә, хатларда, истәлекләр Чистай турында бик күп язып калдыра", - дип белдерде.

Елена Лыхина Пастернакның сабыр булуын, кешегә авыр сүз әйтергә туры килсә дә, борчыла белү кебек сыйфатлар хас булуын белдерде. "Ул яшәгән урында патефон уйный, көнозын радио яңгырап тора, аңа бу тавышта эшләве бик кыен була. Берсендә озак кына түзеп тә, сабырлыгы беткәч, күршесенә чыгып әйтергә була. Аннары катырак әйткәненә борчылып та йөри", - ди Лыхина. Ул Чистай халкының Пастернак кебек зур язучының тормышы Чистай белән дә бәйле булганы белән горурлануын әйтте.
Музей хезмәткәрләре программаны Пастернак иҗаты буенча төзелгән сораулар викторинасы белән тәмамлады.

 
"Татар-информ"

Фото: Михаил Захаров


Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: