Казанда «Ел укучысы» шәһәр конкурсының финалы узачак
4-нче һәм 5-нче апрель көннәрендә Казанда «Ел укучысы-2019» конкурсы узачак. Иң яхшы исем өчен Казанның 4, 9-11 сыйныф укучылары көрәшәчәк.4-нче марттан 17-нче мартка кадәр узган конкурсның район этаб...
4-нче марттан 17-нче мартка кадәр узган конкурсның район этабы нәтиҗәләре буенча финалга ике яшь категориясендә 16 укучы чыккан.
Конкурс чаралары 2 турда үткәрелә. Читтән торып үткәрелгән этапта укучыларга эссе язарга кирәк. Турыдан-туры этапта мәктәп укучылары иҗади презентация тәкъдим итәчәкләр, ораторлык осталыкларын күрсәтәчәкләр, шулай ук интеллектуаль бәйгедә катнашачаклар, дип хәбәр иттеләр Мәгариф идарәсендә.
KZN.RU
Добавить комментарий