Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә 90 мәдәни чара оештырылачак

Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда 90 мәдәни чара узачак.Мәдәни программада концертлар, спектакльләр, күргәзмәләр һәм кинотамашалар бар.Программа Татарстанның, гомумән, Россиянең сәнгат...

Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда 90 мәдәни чара узачак.




Мәдәни программада концертлар, спектакльләр, күргәзмәләр һәм кинотамашалар бар.


Программа Татарстанның, гомумән, Россиянең сәнгатен күрсәтү максатын тота, башкала кунакларының һәркайсына кызык булырлык итеп, төрле жанр, стиль һәм юнәлешләрне исәпкә алып төзелгән, дип искәрттеләр ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә.


Мәдәни программаларда республиканың иң яхшы профессиональ коллективлары һәм чакырылган солистлар катнашачак.



Футбол сөючеләрне 30 концерт программасы, 7 музыкаль фестиваль, 33 спектакль (Казан театрларында), 10 яңа күргәзмә проекты һәм 12 даими эшләүче күргәзмә, ике мәйданчыкта open air форматында 12 кинотамаша, 4 гомуммәдәни проект көтә.




 
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: