Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты үткән көннәрдә спиртлы эчемлекләр куллану һәм сату чикләнәчәк

Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан куркынычсызлык чаралары көчәйтелә. Аерым алганда, киләсе җәйдә Татарстан башкаласында спиртлы эчемлекләр куллану һәм сату чикләнәчәк.Министрлар кабинеты...

Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан куркынычсызлык чаралары көчәйтелә. Аерым алганда, киләсе җәйдә Татарстан башкаласында спиртлы эчемлекләр куллану һәм сату чикләнәчәк.
Министрлар кабинетының “Билгеләнгән территорияләр чикләрендә 2018 елгы FIFA футбол буенча дөнья чемпионатын үткәргән вакытта алкоголь продукциясен берәмләп сату һәм куллануны чикләү турында”гы карары буенча, әлеге чаралар спорт чараларының куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында кертелә.
Билгеләп үтәргә кирәк, чаралар җәмәгать туклануы буенча хезмәт күрсәтү нокталарына да кагыла.
15, 16, 19, 20, 23, 24, 26, 27, 29, 30 июнь һәм 5,6 июльдә түбәндәге территорияләрдә пыяла савытка тутырылган алкоголь продукциясен сату һәм куллану тыела:
Әмирхан проспектының С.Хәким урамыннан Чистай урамына кадәрге өлешендә, Чистай урамында Адоратский урамына кадәр, Адоратский урамында Лаврентьев урамына кадәр, Лаврентьев урамында ишегаллары территорияләрендә Гаврилов ур., 10 адресына кадәр, 3-нче тарнспорт дамбасының әйләнмә күпере чикләре буенча (“Мегастрой” кибетен кертеп) Троицк урманы урамына кадәр, Казансу акваториясенең су чикләре буенча Әмирхан проспектына кадәр.
Пушкин урамы буенча Казансу елгасына кадәр, яр буе акваториясе чиге буйлап Сәет-Галиев урамына кадәр, Сәет-Галиев урамында “Казан-1” тимер юл вокзалын да кертеп, Нариманов урамында Г.Камал урамына кадәр, Г.Камал урамында Г.Тукай урамына кадәр, Г.Тукай урамында Татарстан урамына кадәр, Татарстан урамында М.Сәлимҗанов урамына кадәр, М.Сәлимҗанов урамында Т.Миңнуллин урамына кадәр, Т.Миңнуллин урамында Тихомирнов урамына кадәр, Тихомирнов урамында Пушкин урамына кадәр.
Восход урамындагы тимер юллардан Академик Королев урамына кадәр, Академик Королев урамында Ибраһимов проспектына кадәр, Ибраһимов проспектыннан тимер юлга кадәр, тимер юлдан Восход урамына кадәр.
Җиңү проспектыннан Б.Урманче урамына кадәр, шуннан соң Р.Гарәев урамындагы йортларның ишегаллары буйлап, Р.Гарәев урамыннан Балалар республика клиник хастаханәсенең 3-нче корпусын (Оренбург тракты, 140), 5-нче тулай торакны (Оренбург тракты, 142) кертеп, Оренбург трактына кадәр, Оренбург трактыннан Җиңү проспектына кадәр.
Аграр урамыннан Н.Жиганов урамы буйлап С.Әхтәмов урамына кадәр, С.Әхтәмов урамыннан Җиңү проспектына кадәр, Җиңү проспектыннан Аграр урамына кадәр, Аграр урамыннан Н.Жиганов урамына кадәр.
Аэропорт тирәсендәге биналар территориясендә.
Декабристлар урамының ике ягында да, Красносельская урамынына юл буйлап, “Молодежный” скверын да кертеп, Комсомол урамына кадәр, Комсомол урамының ике ягында да Гривская урамына кадәр суда урнашкан “Круиз” ресторанын да кертеп, Декабристлар урамына кадәр. Алга таба Декабристлар урамы буйлап, “Казан” Гаилә үзәген дә кертеп, С.Хәким урамы буйлап “Ривьера” мәдәни-күңел ачу комплексын кертеп, Әмирхан проспектына кадәр, Әмирхан проспектыннан Чистай урамына кадәр, Чистай урамыннан Декабристлар урамына кадәр.
14 июньнән 15 июльгә кадәр, 29 июнь, 4, 5, 8, 9, 12 һәм 13 июльдән тыш, спиртлы эчемлекләрне сату һәм куллану түбәндәге территорияләрдә тыелачак:
Декабристлар урамының ике ягында да, Красносельская урамынына юл буйлап, “Молодежный” скверын да кертеп, Комсомол урамына кадәр, Комсомол урамының ике ягында да Гривская урамына кадәр, суда урнашкан “Круиз” ресторанын да кертеп, Декабристлар урамына кадәр. Алга таба Декабристлар урамы буйлап, “Казан” Гаилә үзәген дә кертеп, С.Хәким урамы буйлап Меридиан урамына кадәр, Меридиан урамыннан Чистай урамына кадәр, Чистай урамыннан Декабристлар урамына кадәр.
Сүз уңаеннан, куркынычсызлык чаралары Россиянең чемпионатны кабул итә торган башка төбәкләрендә дә кертелә. Алар 25 майдан 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: