Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда футбол мундиале хөрмәтенә авырлыгы 1 тоннадан артык чәкчәк әзерләнә

Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты кунакларын авырлыгы 1300 кг булган чәкчәк белән шаккаттырмакчы булалар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында туризм проектларына багышланган брифингта Казан...

Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты кунакларын авырлыгы 1300 кг булган чәкчәк белән шаккаттырмакчы булалар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында туризм проектларына багышланган брифингта Казан шәһәрендә Туризмны үстерүгә теләктәшлек комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.
“Бик зур чәкчәк әзерләнә. Ул Россиянең Гиннес рекордлар китабына керер, дип өметләнәм. Аның авырлыгы 1300 кг тирәсе булыр, дип көтелә. Казанга Россия рекордлары китабы эксперты килеп, бу чәкчәкне мактаулы китапка кертер, дип көтәбез”, - диде Дарья Санникова. Чәкчәк футбол тубы рәвешендә ясалачак.
 
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: