Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда футбол мундиалендә эшләүче волонтерлар өчен бәйрәм уздырылачак

Казанда футбол буенча дөнья чемпионатында эшләүче волонтерлар хөрмәтенә бәйрәм уздырырга ниятлиләр. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә “Татар-информ”...

Казанда футбол буенча дөнья чемпионатында эшләүче волонтерлар хөрмәтенә бәйрәм уздырырга ниятлиләр. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә “Татар-информ” хәбәрчесе соравына “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” оешмасы генераль директоры урынбасары Александр Карпов җавап бирде.
“Универсиададан соң волонтерлар өчен “Thank You Party” бәйрәме оештырылган иде. Бәлки, быел да шулай дип аталыр. Без хәзер оештыру комитетыннан коллегалар белән дискуссияләр алып барабыз. Моны гомуми бәйрәм итәсе килә. Бу чараны уздыру ниятләнә. Бәлки, аны Казанда барлык матчлар тәмамлангач үткәрербез. Fan Fest территориясендә үзенә күрә волонтерлар тусовкасы булачак”, - дип белдерде Александр Карпов. Ул Казан мэры Илсур Метшинның да, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның да волонтерлар белән очрашканнарын, аларның да шушы бәйрәмдә волонтерларга эшләре өчен рәхмәт җиткерергә мөмкинлекләрен билгеләп узды. Карпов әйтүенчә, әлегә волонтерларның эшенә карата кисәтүләр юк. “Аларның эше тигез бара”, - диде ул.
 
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: