Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда генерал-майор Федор Красавинга мемориаль такта урнаштырдылар

Бүген Казанда генерал-майор Федор Красавинга мемориаль такта ачылды. Истәлекле объект Адамюк урамындагы 4-нче номерлы йорт фасадында урнашкан, анда хәрби җитәкче яшәгән.Тантанада ТР Премьер-министры у...

Бүген Казанда генерал-майор Федор Красавинга мемориаль такта ачылды. Истәлекле объект Адамюк урамындагы 4-нче номерлы йорт фасадында урнашкан, анда хәрби җитәкче яшәгән.
Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары башлыгы Марат Закиров, шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Казан югары хәрби команда училищесы командиры Кирилл Кулаков һәм башкалар катнашты.
Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, Федор Михайлович Красавин Бөек Ватан сугышы елларында иң зур концлагерь Аушвиц – Биркенауны (Освенцим) азат итүдә катнашкан. «Бу кешенең исеме Бөек Ватан сугышы тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Уйлап карасаң, 7,5 мең кеше геройның оста һәм дөрес гамәлләре аркасында иреккә чыккан. Хәзер безнең белән булмаган кешеләр мәңгегә хәтеребездә, каһарманыбызның батырлыгына мәңгелек дан», – диде ул.
Җыелучыларны Марат Закиров та сәламләде. «Бу чыннан да, мөһим вакыйга. Федор Михайловичның чәнечкеле сугышчан юлы барыбызга да үрнәк, героизм үрнәге һәм, иң мөһиме, үзенең туган җиренә, Ватанына мәхәббәт үрнәге. Безнең бурыч, бүгенге көнгә зур җаваплылык – бу хәтерне саклап калу, үз тормышыбыз аша үтеп, киләчәк буыннарга тапшыру. Бу исем генә түгел, ә миллионлаган чын геройларның исемнәрен киләчәктә дә олыласыннар, алар һәр йөрәктә мәхәббәт һәм рәхмәт белән чагылсын иде», – дип билгеләп үтте ул.
Федор Красавинның батырлыгы турында Кирилл Кулаков сөйләде. Аның сүзләренә караганда, генерал-майор 30 елдан артык гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган. Сугыш вакытында ул Карелиядә, Польшада, Чехословакиядә оборона сугышлары алып барган, укчылар дивизиясен җитәкләгән һәм Львовны азат иткән. Бу вакыйгалардан соң Аушвиц – Биркенау (Освенцим) концлагерь тоткыннарын азат итүдә катнашкан. Ә сугыштан соң Федор Красавин Казан гарнизонын җитәкләгән. «Ул вакытта Казан гарнизоны шактый күп иде. Анда укчы дивизияләр һәм берничә уку йорты булган. Әлбәттә, сугыштан соңгы елларда шундый көчле организм белән идарә итү җиңел булмаган. Әмма ул үзен яраткан эшенә фидакарьлек күрсәткән, Ватанга хезмәт иткән. Әмма, кызганычка каршы, Федор Михайлович тормыштан шактый иртә киткән», – дип өстәде К.Кулаков.
Тантаналы чарада шулай ук Казанның 62-нче номерлы мәктәбе укучылары да катнашты. Нәкъ менә алар генерал-майор хәтерен мәңгеләштерү инициативасын тәкъдим итте. Моның өчен укучылар зур тикшеренү эшләре үткәргән һәм геройның биографиясен өйрәнгән.
Тантана генерал-майор Федор Красавинга багышланган мемориаль тактага чәчәкләр кую белән тәмамланды. Аның авторы Казан скульпторы Зөлфия Мөхәммәдьянова булды. Тактада болай дип язылган: «1945-1948 елларда бу йортта генерал-майор, Казан гарнизоны башлыгы, Бөек Ватан сугышы елларында, 1945 елның 27-нче гыйнварында Аушвиц-Биркенау (Освенцим) үлем лагерен азат иткән, 100-нче укчы дивизиясе командиры Федор Михайлович Красавин яшәгән». Язма рус һәм татар телләрендә эшләнгән.
Федор Михайлович Красавин Ярославль өлкәсендә 1896 елның 21-нче февралендә (4-нче март) туган. Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышында катнашкан. 1938 елдан 1942 елга кадәр ГУЛАГта булган, 1942 елның 11-нче февралендә азат ителгән (1968 елның 4-нче сентябрендә тулысынча реабилитацияләнгән). 1942 елның языннан Бөек Ватан сугышы фронтларында Карелиядән Прагага кадәр сугышчан юл үткән.
1-нче Украина фронтының 60-нчы армиясенең 100-нче Львов укчы дивизиясе командиры булган, ул 1945 елның 27-нче гыйнварында Аушвиц – Биркенау (Освенцим) концлагерь тоткыннарын азат иткән. Бу батырлыгы өчен генерал Александр Невский ордены белән Освенцимның 7 меңнән артык тоткынын азат итүе өчен бүләкләнгән. 2006 елдан 27-нче гыйнвар датасы БМО Генераль ассамблеясы карары белән Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
1945-1948 елларда Федор Красавин Казан гарнизоны башлыгы булган. 1948 елда Казанда вафат булган.
KZN.RU
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: