Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда гомумшәһәр өмәсе 24 апрельгә билгеләнгән

ерриторияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча традицион икеайлык Казанда 1-нче апрельдән 31-нче майга кадәр узачак. Гомумшәһәр өмәсе 24-нче апрельгә билгеләнгән. Казан Башкарма комитетының т...

ерриторияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча традицион икеайлык Казанда 1-нче апрельдән 31-нче майга кадәр узачак. Гомумшәһәр өмәсе 24-нче апрельгә билгеләнгән. Казан Башкарма комитетының тиешле карары Казан шәһәрене муниципаль берәмлегенең 9-нчы номерлы документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган.
Шәһәр территориясендә икеайлык барышында гомуми кулланылыштагы юлларны, квартал эчендәге юлларны, паркларны, скверларны, ясалма корылмаларны, ишегалларын җыештыру, агач һәм куаклар утырту планлаштырыла. Акциядә катнашучыларга стихияле чүплекләрне һәм чүп өемнәрен бетерү, тукталыш павильоннарын, светофорларын һәм коймаларны тәртипкә китерү белән шөгыльләнергә кирәк булачак.
Мондый икеайлык Татарстанда даими үткәрелә. Әйтик, узган ел акциядә бары тик Казанда гына да 398 светофор пычрактан юылган, 39 мең 68 юл билгесе төзәтелгән һәм чистартылган, юл тамгаларының 448 терәге буялган, ә тулаем республика буенча миллионнан артык агач һәм куак утыртылган.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: