Казанда йорт түбәсе ишелгән!
Хәерле көн, дуслар. Кар ерып эшкә барып җитә алдыгызмы?
Әйе, быел кыш чын йөзен күрсәтә... Февраль башыннан Казанда айлык явым-төшем нормасының 101 проценты яуган. Узган тәүлектә генә дә шәһәр урамнарыннан 27,3 мең тонна кар чыгарылган. Кар шуның кадәр күп, хәтта йорт түбәләре дә чыдамый – башкаланың Беломорская урамы, 71 А адресы буенча урнашкан йортның түбәсе ишелеп төшкән.
Шөкер, зыян күрүчеләр юк, җаваплы оешмалар торгызу эшләренә керешкән. Йорт — 1964 елда төзелгән биш катлы «хрущевка». Беренче тикшерүләргә караганда, алга таба җимерелү куркынычы юк, дип белдерә районның матбугат үзәге. Әлегә йортта җылылык системасы эшләми, газ да юк. Ләкин кичкә кадәр барысы да җайланырга тиеш икән.
-Без вәзгыятьне контрольдә тотабыз һәм халык өчен уңайлы шартлар булдыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез,- дип белдерде Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков.
Добавить комментарий