Казанда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан йөгерү узачак
Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан «ALGA TRAIL» массакүләм йөгерүе узачак. Спорт чарасы 20-нче июнь көнне 9:00 сәгатьтә «Аккош күле»территориясендә узачак...
Анда 5 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк булган барлык теләүчеләр катнаша ала. 16 яшьлек ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен 10 һәм 5 км дистанцияләр каралган, 9 яшьтән 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен – 1100 м, ә иң яшь йөгерүчеләр өчен, 5 яшьтән 8 яшькә кадәр, 500 метр. Ярышта катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк.
«ALGA TRAIL» йөгереше ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Татарстанда табигый рельеф буенча ирекле темпта яки ярышлар кысаларында трейлраннинг – йөгерүне популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Моннан тыш, йөгерү спортчыларның квалификациясен күтәрүгә һәм махсус күнекмәләрен үстерүгә, шулай ук аларга Россия һәм чит ил ярышларына әзерләнүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
KZN.RU
Добавить комментарий