Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Конфедерацияләр Кубогы көннәрендә 250ләп сату ноктасында алкоголь сату чикләнә

“Татарстанда 250ләп сату ноктасында һәм 5 җәмәгать туклану урынында алкоголь продукциясен сату һәм куллануга вакытлыча чикләү булачак”, - дип белдерде Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе у...

“Татарстанда 250ләп сату ноктасында һәм 5 җәмәгать туклану урынында алкоголь продукциясен сату һәм куллануга вакытлыча чикләү булачак”, - дип белдерде Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов.
“Татарстан хөкүмәте тарафыннан алкоголь продукциясен сату һәм куллану буенча дүрт тыю зонасы билгеләнде.
Беренче, иң зур зонага Казан-1 тимер юл вокзалы тирәсе керә. Ул Нариманов, Татарстан, Кремль урамнары белән чикләнә, шәһәрнең үзәк өлешен ала дисәк тә була,- дип җиткерде Арсланов. - Биредә 200 ләп нокта бар, аларда алкоголь продукция сату, куллану тыелачак.”
“Икенче зона “Казань-Арена” тирәсе, ул Чистай, Адоратский, Гаврилов урамнары белән чикләнә, анда 50-60 сәүдә объекты урнашкан”, – диде Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары.
Өченче зонага Казань-2 вокзалы, дүртенчегә – “Казан” халыкара аэропорты тирәсе мәйданнары керә.
Санап үтелгән урыннарда 18, 22, 24 һәм 28 июнь көннәрендә, ягъни Конфедерацияләр Кубогы матчлары барачак көннәрдә алкоголь продукциясен сату тыела. Чикләүләр көн буена каралган.
Билгеләнгән көннәрдә рестораннарда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында алкогольнең бер төрен сатуга да чикләү юк. Кафеларда исә бары тик сыра һәм көндез генә сатарга рөхсәт ителә.
Тыюларны бозган кешеләргә җаваплылык каралган. Вазифаи затларга, продукциясен алу белән бергә, штраф - 5тән 10 мең сумга, юридик затларга 50 дән 100 мең сумга кадәр, билгеләнгән.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: