Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Корбан бәйрәмендә шәһәр транспортының иртәнге рейслары оештырылачак

Корбан бәйрәме көнендә, 1 сентябрьдә, Казан мәчетләре маршруты буенча җәмәгать транспорты 3.30 сәгатьтә йөри башлый. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының телләрне ү...

Корбан бәйрәме көнендә, 1 сентябрьдә, Казан мәчетләре маршруты буенча җәмәгать транспорты 3.30 сәгатьтә йөри башлый. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров хәбәр итте.
Иртән корбан чалу урыннарына 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 74а, 75, 91 нче автобусларда һәм 1, 2, 12 нче номерлы троллейбусларда барырга мөмкин. Шәһәр халкына транспорт хезмәте ял көннәрендә расланган хәрәкәт интервалына нигезләнеп күрсәтеләчәк.
Илнур Шакиров билгеләп үткәнчә, Казан мәчетләрендә бәйрәм намазы 4.30 сәгатьтә укылачак. Өч көн дәвамында, 1-3 сентябрьдә, 20 махсус билгеләнгән урында корбан чалырга мөмкин. “Шәһәр хезмәтләре корбан сату һәм чалу буенча санкцияләнмәгән урыннар булдырмау буенча эш оештырачак”, – диде докладчы.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: