Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Лекотека ачыла

Лекотека – сәламәтлекләре чикләнгән һәм төрле генез тайпылышлары булган балаларга һәм шуларны тәрбияләүче ата-аналарга махсус бүлмә.2016 елның 26 декабрендә 14:00 сәгатьттә Казанның Мәрҗәни мәчетендә...

Лекотека – сәламәтлекләре чикләнгән һәм төрле генез тайпылышлары булган балаларга һәм шуларны тәрбияләүче ата-аналарга махсус бүлмә.
2016 елның 26 декабрендә 14:00 сәгатьттә Казанның Мәрҗәни мәчетендә Лекотека ачылачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Лекотека – сәламәтлекләре чикләнгән һәм төрле генез тайпылышлары булган балаларга һәм шуларны тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм итү максатыннан махсус җиһазландырылган бүлмәдән гыйбарәт. Проект авторлары сөйләвенчә, лекотека беренче чиратта сөйләм коррекциясендә тайпылышлары булган һәм коммуникатив системадагы проблемаларны дәвалауны күздә тотып эш итәчәк.
Лекотеканың тантаналы ачылышында Татарстан республикасының Президент Аппараты, Диния нәзарәте, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитеты вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашуы көтелә.
Чыганак: "Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера