Казанда мәктәп укучылары өчен ризыкны Worldskills җиһазларында әзерләячәкләр
Казанның 2020-2021 елларга исәпләнгән хосусыйлаштыру планын Worldskills-2019 чемпионаты кысаларында кулланылган милек белән тулыландырдылар. Җиһазларны мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп балаларына ризык ә...
Казанның 2020-2021 елларга исәпләнгән хосусыйлаштыру планын Worldskills-2019 чемпионаты кысаларында кулланылган милек белән тулыландырдылар. Җиһазларны мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп балаларына ризык әзерләгәндә кулланырга ниятлиләр. Бу хакта Казан шәһәр Думасының кырыгынчы сессиясендә билгеле булды.
«Әлеге җиһазларны мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп балаларына ризык әзерләгәндә куллану өчен «Азык-төлек һәм социаль туклану» акционерлык җәмгыятенә тапшырырга тәкъдим ителә», - дип ачыклык кертте Казан шәһәре Башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов.
Хосусыйлаштырылган милек исемлегендә су йомшарткычлар, савыт-саба юу машиналары, стеллажлар, арбалар, пар конвектоматы һ.б. бар. Депутатлар эшче һөнәрләр чемпионаты мирасын муниципаль милеккә тапшыру турындагы карарны бертавыштан хуплады.
Элегрәк WorldSkills 2019 чемпионаты җиһазларын Татарстанга ташлама белән сатарга ниятләүләре билгеле булган иде.
"Татар-информ"
Добавить комментарий