Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда мобиль прививка пунктларына 11,5 мең кеше мөрәҗәгать иткән

Бер ай эчендә Казанда мобиль прививка пунктларына 11,5 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан сәламәтлек идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев җиткерде.Казанда беренче тапкыр 15 сентябр...

Бер ай эчендә Казанда мобиль прививка пунктларына 11,5 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан сәламәтлек идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев җиткерде.
Казанда беренче тапкыр 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр “Җиңү проспекты”, “Кәҗә бистәсе”, “Яшьлек”, "Авиатөзеле" метролары янында мобиль прививка пунктлары эшләде. Мобиль бригадалар шулай ук “Агропромпарк”, “Казан ярминкәсе” сәүдә комплекслары мәйданнарында да булды.
“Җиңү проспекты”нда 3400, “Кәҗә бистәсе”ндә 2701, “Яшьлек”тә 2700, "Авиатөзелеш"тә 1337, "Агропромпарк"та 1 меңләп, “Казан ярминкәсе”ндә 330 кеше вакцинацияләнгән.
Бу көннәрдә биредә барлыгы 11 544 кеше, шуларның 380е республика буенча, прививка ясаткан.
Метро тирәсендә, билгеле, һава шартлары яхшы торганда, эшләү әйбәт, дип билгеләп үтте Хәлфиев.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: