Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 2 мәктәп җиһазландырылган

«Заманча мәктәп» проекты кысаларында 2021 елда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Казанның 76 нчы һәм 11 нче мәктәпләре җиһазландырылган.Мәктәпкә мөмкинлекләре чикле балалар өчен кирәкле җиһазлар са...

«Заманча мәктәп» проекты кысаларында 2021 елда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Казанның 76 нчы һәм 11 нче мәктәпләре җиһазландырылган.
Мәктәпкә мөмкинлекләре чикле балалар өчен кирәкле җиһазлар сатып алынды һәм логопед, психолог, дефектолог кебек белгечләрнең кабинетлары кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылды. Нәкъ менә шушы белгечләр сәламәтлекләре чикләнгән балалар тормышында мөһим катнаша. Мәктәпләрдә шулай ук сенсор бүлмәләре, логопед өстәлләре һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү өчен кирәкле җиһазлар барлыкка килде.
Балаларда хезмәт дәресләре уза торган остаханәләр дә хәзер бөтен кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган.
Мәктәпләрнең өстәмә белем бирү кабинетларында җайлаштырылган музыкаль инструментлар барлыкка килде. Барлык кабинетлар да Smart интерактив комплектлары, ноутбуклар һәм төсле күп функцияле җайланмалар белән тәэмин ителгән.
«Мәгариф» милли проекты аның кысаларында «Заманча мәктәп» федераль проекты Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча гамәлгә ашырыла.

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: