Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Парк һәм скверлар дирекциясе барлыкка киләчәк

Яңа муниципаль учреждение социаль-мәдәни объектларны саклаячак һәм шәһәр халкына ял итү өчен шартлар тудырачак.Казан шәһәре башкарма комитеты “Казанда Парк һәм скверлар дирекциясе” муниципаль бюджет у...

Яңа муниципаль учреждение социаль-мәдәни объектларны саклаячак һәм шәһәр халкына ял итү өчен шартлар тудырачак.


Документтан күренгәнчә, әлеге карар социаль-мәдәни объектларны максатчан куллану һәм бәйрәм чараларын яхшырту максатыннан кабул ителгән. Шулай ук шәһәр халкына ял итү өчен шартлар тудырачак.
Яңа муниципаль учреждениены гамәлгә куючы итеп, Казан шәһәре башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәүтдинов билгеләнгән. Парк һәм скверлар дирекциясе башлыгы вазифасы кандидатурасын сайлау бара. Карардан күренгәнчә, бу эш Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзаловка йөкләнгән.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: