Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда парус спорты буенча Россия беренчелеге узачак

5-нче августтан 10-нчы августка кадәр Казанда «Оптимист», «Кадет», «Зум8» классларында җилкәнле спорт буенча Россия беренчелеге узачак.Россиянең 14 төбәгеннән 100-дән артык яшь яхта спорты белән шөгыл...

5-нче августтан 10-нчы августка кадәр Казанда «Оптимист», «Кадет», «Зум8» классларында җилкәнле спорт буенча Россия беренчелеге узачак.
Россиянең 14 төбәгеннән 100-дән артык яшь яхта спорты белән шөгыльләнүче җилкәнле спортның иң мавыктыргыч дисциплиналарының берсе – команда ярышларында көч сынашачак. Спортчылар җиңү өчен аерым түгел, ә командаларда көрәшәчәк. Гомуми дистанцияләр Казансу елгасы акваториясендә «Казан» гаилә үзәге районында урнашачак.
Ярышларны ачу тантанасы 5-нче август көнне 18:00 сәгатьтә булачак, ә беренче узыш 6-нчы августта 11:00 сәгатьтә башлана. Татарстан беренче тапкыр мондый югары статуслы бөтенроссия балалар ярышын кабул итә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера