Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Республика туберкулезга каршы диспансерның яңа корпусы ачыла

Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Республика туберкулезга каршы диспансерның яңа бинасы ачыла.Ачылыш тантанасында республика җитәкчелеге, Татарстанның сәламәтлек саклау м...

Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Республика туберкулезга каршы диспансерның яңа бинасы ачыла.
Ачылыш тантанасында республика җитәкчелеге, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Роспотребнадзор, Росздравнадзор вәкилләре катнашачак. РФ Хөкүмәте Рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова, РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко видеоэлемтә аша котлар дип ниятләнә.
Татарстанда туберкулез белән авыручыларга амбулатор ярдәм Казанның биш диспансер бүлегендә һәм Республика туберкулезга каршы диспансер филиалларының алты диспансер бүлегендә күрсәтелә иде.
Казанда төп бинаның диспансер бүлекләре Шаляпин, 20 һәм Себер тракты, 27а адреслары буенча урнашкан иде. Диагностика һәм дәвалау базасы төрле урында булуы булган ресурсларны нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирмәгән, транспорт тәэминаты өчен өстәмә чыгымнар таләп иткән. шунлыктан Казанда һәм Татарстанда туберкулез белән авыручыларга диспансер ярдәме күрсәтү буенча бердәм үзәк булдыру карар ителгән.
32 кабинетта сменага бүленеп, 46 табиб-фтизиатр, 7 тар белгечлек табибы (уролог, гинеколог, ортопед, офтальмолог, хирург, пульмонолог, оториноларинголог) эшләячәк.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-respublika-tuberkulezga-karsy-dispansernyn-yana-korpusy-acyla-5852718
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: