Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Россия венчур форумында 542 проект катнаша

Казанда ачылган Россия венчур форумында дөньяның 24 иленнән 542 проект катнаша. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов сөйләде.Ул соңг...

Казанда ачылган Россия венчур форумында дөньяның 24 иленнән 542 проект катнаша. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов сөйләде.
Ул соңгы ун елда Татарстанда уздырыла торган венчур белән бәйле әһәмиятле чараның халыкара масштабларга үсеп җитүенә ирешкәнен билгеләп узды. Быел 24 илдән 542 проект тәкъдим ителүен әйтте. "Проектларның күпчелеге мәгълүмати технологияләр өлкәсенә туры килә. Медицина технологияләренә, химия өлкәләренә кагылышлы проектлар да бар", - диде.
"Татарстанда тупланган технологик компанияләр тарафыннан базарның сыйфатлы үсеше күзәтелә", - диде. Айнур Айделдинов форумның ике өлештән торуын әйтте. Пленар утырышта бизнес вәкилләре үзләренең проектларын тәкъдим итәчәген, венчур бизнесының тәҗрибәле белгечләренең иң яхшы эшләнмәләр белән танышачакларын белдерде.
Форумның икенче өлеше исә инновацион компанияләр белән эштән гыйбарәт. Ул моның шул ук ярминкә кебек мәйдан булуын билгеләп узды, тик монда югары технологияле компанияләр акцияләре сатыла.
Акселерация блогы нәтиҗәсе буларак, берничә перспективалы инновацион проект билгеләнәчәк. Алар 10 млн сумга кадәр инвестиция алачак. Шулай ук дөньяның әйдәп баручы венчур фондлары белгечләре белән тыгыз хезмәттәшлек мөмкинлеге булдырыла.
Форум уздырыла башлаганнан бирле, анда Россия һәм чит илләрдән 850 инвесторлар катнашкан, 600 гә якын стартап форумда үз проектларын презентацияләү мөмкинлеге алган.
Бу минутларда "Россия венчур фонды: бүген һәм иртәгә" темасына пленар утырыш бара. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: