Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда “Салават күпере” микрорайонында 255 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды

Бүген Казанда “Салават күпере” микрорайонының Тансык урамында 255 фатирлы 13 нче йорт файдалануга тапшырылды.Бу йорт социаль ипотека программасы буенча - предприятие эшчеләре, авария хәлендәге торак ф...

Бүген Казанда “Салават күпере” микрорайонының Тансык урамында 255 фатирлы 13 нче йорт файдалануга тапшырылды.
Бу йорт социаль ипотека программасы буенча - предприятие эшчеләре, авария хәлендәге торак фондтан күчерелә торган гражданнар, бюджет һәм социаль өлкә хезмәткәрләре өчен торгызылган.
Яңа йорттан фатир алучыларны ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин котлады. “Без Казанда иң яхшы микрорайон була дип әйткән идек. Биредә нинди юллар, йортлар, һәм йорт яны төзекләндерелгән, күрәсез, - диде ул. – Бу йортта бәхетле яшәгез. Яхшы күршеләр булсын”.
Тәлгать Абдуллин микрорайонда мәктәп, балалар бакчалары төзелүен, “Казан-2” вокзалыннан электричка хәрәкәте мәсьәләсе хәл ителүен белдерде.
Сентябрьдә “Салават күпере”ндә тагын берничә йорт (10-2, 11-4, 12-1, 12-4, 12-5; 11-1, 11-2, 11-5, 12-2, 12-3) файдалануга тапшырылачак.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: