Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Сара Садыйкова хөрмәтенә мемориаль такта пәйда булды

Казанда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисткасы Сара Садыйкова хөрмәтенә мемориаль такта пәйда булды. Истәлек тактасы Кәрим Тинчурин урамындагы 7а номерлы йортның фасадына урн...

Казанда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисткасы Сара Садыйкова хөрмәтенә мемориаль такта пәйда булды. Истәлек тактасы Кәрим Тинчурин урамындагы 7а номерлы йортның фасадына урнаштырылды, анда күренекле татар актрисасы, җырчы, композитор яшәгән.
Мемориаль такта урнаштыру инициаторлары булып җирле халык торган. Истәлек тактасы ике дәүләт телендә язылган: «Бу йортта 1963-1977 елларда күренекле актриса, җырчы, композитор Сара Садыйкова яшәгән», – дип хәбәр итә «Иске шәһәр» префектурасы матбугат хезмәте.
Кичә узган тантаналы чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, «Иске шәһәр» префектурасы вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре һәм шәһәр халкы катнашты. Мемориаль тактаны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар арасында Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская да бар иде. Ачылышта күренекле татар композиторы әсәрләре яңгырады.
Сара Садыйкова 1906 елның 1-нче ноябрендә Казанда туган. 1930-1934 елларда Татар дәүләт академия театры труппасында эшләгән, ә 1938-1948 елларда Татар дәүләт опера һәм балет театры солисткасы булган. Үзенең озын иҗади тормышында ул 400-гә якын җыр, ике эре музыкаль-сәхнә әсәре иҗат иткән, шулай ук 18 спектакльгә музыка язган. Сара Садыйкова 1986 елның 7-нче июнендә вафат булган, Казанның Татар зиратында җирләнгән.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: