Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда табиблар “Салихов укулары”нда терәк-хәрәкәт аппараты авырулары турында фикер алыша

Татарстанда терәк-хәрәкәт аппараты чирләреннән интегүче 9 меңгә якын авыру исәптә тора.Бүген Казанда, Татарстан Республикасында Терәк-хәрәкәт аппараты авырулары һәм травматизмны кисәтү елы уңаеннан, “...

Казанда табиблар “Салихов укулары”нда терәк-хәрәкәт аппараты авырулары турында фикер алышаТатарстанда терәк-хәрәкәт аппараты чирләреннән интегүче 9 меңгә якын авыру исәптә тора.


Гадел Вафин конференциядә катнашучыларны сәламләп, сөяк-мускул системасы авырулары белән төрле белгечлек табиблары шөгыльләнүен билгеләп узды. Беренчел звено табиблары, терапевтлар, гомуми практика табиблары, педиатрлар, травматологик һәм ревматологик юнәлештә эшләүче табиблар терәк-хәрәкәт аппараты авырулары белән яхшы таныш, ди ул. Министр Россия ревматологлары ассоциациясе, Насонов исемендәге ревматология фәнни-тикшеренү институты федераль фәнни үзәге катнашында уза торган бу конференциянең профилактика, консерватив дәвалау, ревматик авырулары булган кешеләрнең инвалидлыгын һәм үлемен киметү ысуллары мәсьәләләренә багышлануын билгеләп узды. Укулар форматында уза торган бу чараның 6 нчы тапкыр үткәрелүен искәртте.

Россия ревматологлары ассоциациясе вице-президенты, Төньяк-көнбатыш федераль округының баш ревматологы һәм терапевты Вадим Мазуров конференциядә укылачак докладлардан беренчел звено, госпиталь терапия табибларына да бик күп файдалы мәгълүмат җиткереләчәгенә өметен белдерде. “Беренче урында йөрәк-кан тамырлары авырулары, икенче урында пульмонология юнәлешендәге авырулар тора. Ревматологик чирләр дә киң таралган, авырулар структурасында алар өченче урында, әмма җир шарында үз гомерендә буыннарында яки аркасында сызлау тоймаган бер генә кеше дә юк. Димәк, бу проблема үтә дә актуаль”, - дип белдерде.
Конференциядә Илдар Салихов тырышлыгы нәтиҗәсендә, Татарстанның терапевтлар мәктәбе, ревматология хезмәте Россиядә иң яхшыларның берсе булып танылуы билгеләп үтелде.
Гадел Вафин журналистларга Татарстан өчен бу юнәлешнең актуаль булуын билгеләп үтеп, республикада 9 меңгә якын авыру исәптә торуын әйтте. Әмма чынлыкта, аның фикеренчә, Татарстанда чир таралышы әле тагын да зуррак.
“Без дәвалау, диагностика алымнарын камилләштерәбез. Салихов укулары конференциясендә терәк-хәрәкәт аппараты чирләре арасында киң таралган ревматоидлы артритларга игътибар биреләчәк. Авыруның нәтиҗәләре бик җитди, ул инвалидлыкка китерә. Бәхеткә, хәзер кулланыла торган дәвалау ысуллары тормыш сыйфатын үзгәртергә мөмкинлек бирә. Татарстанда ел саен буыннарны алмаштыру белән бәйле 1300 дән артык операция үткәрелә. Диагностика технологияләрен күбрәк камилләштергән саен, авыру фактлары да күбрәк ачыклана. Бу бер яктан яхшы да, иртәрәк башланган дәвалау өзлегүләр санын киметергә ярдәм итә, шуңа күрә авыруларны башлангыч чорда ачыклау өчен көч куячакбыз”, - дип белдерде ул. Министр конференция кысаларында белгечләрнең квалификациясен күтәрү мөһим бурыч булуын шәрехләп, бүген күренекле академиклар дәвалауда иң заманча алымнар турында сөйләячәген билгеләп үтте.
Евгений Насонов журналистларга биргән интервьюсында 2017 елны Терәк-хәрәкәт аппараты елы дип игълан итү күңеленә хуш килүен белдерде. “Бу Татарстанда медицина тармагында өстенлекле юнәлешләрне аңлыйлар дигән сүз. Бу Россиядә шундый ел игълан итүче беренче республика”, - диде. Галим күптән түгел Бөтендөнья депрессиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелгәнен искәртте. “Депрессия ул – ревматологик проблема да булып тора. Безне күп кенә авырулар депрессиягә китерә дибез, депрессиядән, киресенчә, еш кына буыннар, мускуллар, сөякләр сызлый. Нинди генә препаратлар кертелсә дә, табиб белән пациентның уртага салып сөйләшүен берни алмаштыра алмый. Бу терапиядә уңышның 50 проценты. Бу үзәк компонент, халык та, табиблар да шуны аңлады”, - дип саный ул.
Галим ил буенча кадрлар җитеп бетмәвен дә таный, әмма, аның әйтүенчә, теләсә нинди яхшы белемле табиб сызлануына зарланып килгән пациентка ярдәм итә ала. “Ревматологиядә күп кенә чирләр ялкынсыну проблемалары белән бәйле”, - ди ул.
Вадим Мазуров терәк-хәрәкәт аппараты авыруларыннан яшьтән гариплек төркеменә керү проблемасына игътибарны юнәлтте. “Беренче 5 елда иммун системасы какшавыннан интегүче пациентларның күп өлеше инвалид була. Соңгы елларда диагностика мөмкинлекләрендә революция булды дияргә була. Диагностика алымнары турында сөйләгәндә, нур диганостикасы, МРТ, компьютер томографиясе дә кулланыла. Бар әйбер дә хәзер башлангыч диагностикага йөз тота”, - диде. Вадим Мазуров сөяк-мускул системасы авырулары арасында иң киң таралганы остеартроз булуын әйтеп, аның Россия халкының 12 процентында очравын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, бу чир күбрәк медикаментоз терапия белән түгел, ә медикаментларсыз дәвалана. “Халык скандинавия йөреше, бассейннар, төрле тренажерлар турында исендә тотарга тиеш”, - ди ул.
Белешмә өчен. Ревматология – медицина фәненең эчке авыруларны өйрәнүче бүлеге. Эчке әгъзалар һәм буыннарның тоташтыргыч тукыма системасы зарарлануга бәйле авыруларны өйрәнә.
Илдар Салихов – Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш ревматологы, медицина фәннәре докторы булган шәхес. 2011 елда 70 яшендә вафат була.


“Татар-информ”,

Добавить комментарий

Тема номера